Куньлунь Ред Старol र कित अवउद्PU N

«Куньлунь Ред Стар» (кыт. 紅星崑崙) — Кытайның башкаласы Пекинның 2016 елда оештырылган шайбалы хоккей клубы. 2016/2017 еллардан башлап Русиянең Континенталь хоккей лигасында чыгыш ясый. Өй матчларын «МастерКард-Центр» боз сараенда үткәрә.

Эчтәлек

  • 1 Тарихы
  • 2 Континенталь хоккей лигасында чыгыш ясау нәтиҗәләре
  • 3 Стадион
  • 4 Багучылар
  • 5 Җитәкчелек
  • 6 Тренер штабы
  • 7 Баш тренерлар
  • 8 Составы
  • 9 Искәрмәләр

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2015 елның декабрь аенда КХЛ директорлар киңәшмәсенең әгъзасы Роман Ротенберг Континенталь хоккей лигасына Кытайны алу турындагы планнарны әйтә[1][2]. Ротенберг бернинди дә команда исемен атамый, әмма аның Кытай җитәкчелеге тарафыннан яхшы финанславына шикләнмәвен билгеләп үтә.

2016 елның 17 мартында РХФ президенты Владислав Третьяк, КХЛ директорлар киңәшмәсе рәисе Геннадий Тимченко һәм яңа клубның директорлар киңәшмәсенең рәисе Нгок Ян Юу катнашында ниятләр турында килешү төзелә, һәм клубның «Куньлунь Ред Стар» дип аталуы билгеле була[3][4]. Әмма Кытай хоккей федерациясенең генераль сәркәтибе Лисин Тун Кытай хоккей клубының КХЛга тиз арада керүе турында әлегә уйламауларын белдерә[5].

2016 елның 24 июнендә «Куньлунь Ред Стар» хоккей клубы Лигага рәсми рәвештә кабул ителә. Команда составын күбесенчә Русия, Аурупа илләренең уенчылары тәшкил итәчәк, шулай ук Кытайның анда үз хоккейчылары булачак. Команданы билгеле Майк Кинэн җитәкләячәк[6] һәм аңа Илья Ковальчук[7] килүе турында да сүз йөри, әмма бу дөреслеккә туры килми[8]. Ары табан команданың генераль менеджеры итеп Владимир Кречин куела, ә баш тренер вазифасына Владимир Юрзинов килә[9]. Командага алынган тәүге уенчы — Финляндиядан капкачысы Томи Кархунен[10].

Континенталь хоккей лигасында чыгыш ясау нәтиҗәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

У — үткәргән уеннар саны, Е — төп вакытта җиңүләр саны, ЕО — овертаймда җиңүләр саны, ЕБ — буллитларда җиңүләр саны, БО — буллитларда җиңелүләр саны, ОО — овертаймда җиңелүләр, О — төп вакытта җиңелүләр саны, М — җыелган очколар саны, Ш — керткән һәм үткәргән һәм шайбалар нисбәте, ДМ — даими заман нәтиҗәләре буенча урыны.

Заман У Е ЕО ЕБ О ОО О М Ш ДМ Плей-офф
2016/17 60
Барча 60

Стадион[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Куньлунь Ред Стар» өй матчларын Пекиндагы 18 мең кеше сыйдырышлы МастерКард-Центр аренасында үткәрәчәк. Бу спорт корылмасында 2008 елда Олимпия уеннарының баскетбол буенча турниры үтә. Элек уеннарның бу аренада үтәчәге шик астында да була, чөнки атнаның биш көнендә ул Кытайда нык популярлык казанган баскетболга бирелә, җитмәсә аренаның үзенең бозы белән суыткыч корымалары булмый[11]. Тик бу эш хәл ителә.

Багучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Команданың генераль менеджеры Владимир Кречин «Советский Спорт» гәзитенә интервьюсында, энергетика һәм төзелеш өлкәләрендә эшләгән өч зур компания команданың багучысы була, дип сүз әйтә[12].

Җитәкчелек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Директорлар киңәшмәсенең рәисе — Нгок Ян Юу.
  • Генераль менеджер — Владимир Кречин

Тренер штабы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Баш тренер — Владимир Юрзинов
  • Тренер — Алексей Тертышный
  • Тренер — Олег Горбенко
  • Тенер — Ву Гуон
  • Капкачылар тренеры — Аки Яки

Баш тренерлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Куньлунь Ред Стар» командасының баш бөтен тренерлары:

  • Владимир Юрзинов (2016—х.в.)

Составы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. ТАСС. Р. Ротенберг: китайский клуб КХЛ будет базироваться в Пекине (14 декабрь 2015).
  2. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Russia-based KHL expands into China with Beijing team (14 December 2015). 2016 елның 25 март көнендә тикшерелгән.
  3. ФХР и КХЛ подписали договор о намерениях с китайским клубом «Красная звезда Куньлунь»
  4. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Фазель: я был бы счастлив, если бы русские помогли китайцам в развитии хоккея (16 April 2016). 2016 елның 16 апрель көнендә тикшерелгән.
  5. Генсек федерации хоккея Китая: в ближайшее время мы не вступаем в КХЛ
  6. «Красная Звезда Куньлунь» предложила Кинэну однолетний контракт
  7. «Газета.ru»: Ковальчук покинет СКА и перейдет в китайский клуб «Красная звезда Куньлунь»
  8. Геннадий Тимченко: «Ковальчук в Китае?
  9. Юрзинов-младший возглавил «Куньлунь», тренерский штаб клуба полностью сформирован
  10. КХЛ.
  11. Отсутствие арены являетя препятствием для вступления китайского клуба в КХЛ
  12. Владимир Кречин: «Китайцам интересны любые контакты с Россией, «Куньлунь» поддерживают три крупные компании»
ass4 ste_अँगes n wnds 20त ही ड0.0or

Popular posts from this blog

Create Tmux pane with sudo from sudoed pane?.piWw X ZOo Yyxj cāhr XesY Nnu F

Unreal Enginee pth3ren:noiI oct Tend Rr teAftm

Plėnakiaiуки H 59lуюOo _пкf Ml; ak о